Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Кытай компанияләре җитәкчеләре белән очрашты

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кытайның эшлекле даирәләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы делегациясе «CIIF-2016» XVIII халыкара сәнәгать ярминкәсе эшендә катнашуын белдерде. «Сез бизнесның төрле юнәлешләреннән, бу - фармацевтика, сәламәтлек саклау, нефть химиясе һәм сәнәгать җиһазлары, мәгарифтә инновацион технологияләр, - диде ТР Президенты эшкуарларына мөрәҗәгатендә. - Барлык бу өлкәләр белән Татарстан Республикасы кызыксына», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Медицина җиһазларын җитештерә торган «Beijing Fornurse Medical Equipment Co., Ltd.» (Форнурс) Пекин компаниясе җитәкчеләре белән сөйләшү барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан территориясендә җитештерү мәйданнары ачарга тәкъдим итте.

«China Outong Group» компаниясе җитәкчеләре белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә, ТР Президенты «Татнефть» ГАҖ белән үзара файдалы хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Әлеге компания продукциясе нефть, химия, металлургия, электр энергиясе җитештерү һәм сәнәгатьнең башка тармакларында файдаланыла.

Тагын «Yalong Educational Equipment Join-Stock Co., Ltd.» (мәгариф өчен җиһазлар җитештерә торган «Ялун» Чжэцзян акционерлык компаниясе) җитәкчелеге белән очрашу үткәрелде. Компания технологик инновацияләр эшләүгә юнәлдерелгән. Кытайда технологик һәм мәгариф җиһазларын җитештерү юнәлешендә эшчәнлек алып барганнар арасында алдынгы предприятиеләрнең берсе булып тора.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Кытай компания вәкилләрен Татарстанга чакырды һәм «Иннополис» МИЗ белән хезмәттәшлек вариантларын карауны тәкъдим итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев