Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм мәсьәләсе каралган утырышта катнашты

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермьдә РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Анда ул «Дәүләт хакимияте органнарының гражданлык җәмгыятен үстерү һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү эшчәнлеге» темасына Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барган утырышта Россия Федерациясе Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, Россия Федерациясе Федераль Җыены вәкилләре, федераль башкарма хакимият органнарының округ территориаль органнары җитәкчеләре катнашты. Михаил Бабич чыгышында билгеләп үткәнчә, бүгенге теманың актуальлеге җәмәгать секторының роле арта баруга бәйле. Коммерцияле булмаган оешмалар активлыгы мәгарифтә, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау эшендә, ветераннарга һәм кыен хәлдә калган кешеләргә ярдәм итүдә, яшьләрне патриотик тәрбияләүдә һәм спорт волонтерлыгында чагыла. Округ төбәкләрендә барлыгы 40 меңнән артык коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Шуларның 6,3 меңе социаль юнәлештә эшчәнлек алып бара, диде ул. 2015 елның маенда «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның халыкка социаль хезмәт күрсәтүләр өчен бирелгән бюджет акчаларын этаплап алу мөмкинлеге программасы» расланды, сентябрьгә төбәкләр дә шундый ук программалар раслаячак. Совет барышында Идел буе федераль округындагы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыруда, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсен дәүләттән аеру мәсьәләләрен хәл итүдә катнашу мөмкинлеге каралды. Моннан тыш, Михаил Бабич һәм башкалар социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән проектлар күргәзмәсендә булдылар, анда Татарстан проектлары да тәкъдим ителгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев