Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Италия компаниясе белән хезмәттәшлек итү юнәлешләрен билгеләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Италиянең «Сайпем С.п.А.» компаниясенең Берләшкән Дәүләтләр бердәмлеге һәм Балтия илләре буенча төбәк директоры Джанлука Алиотта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республикада тормышка ашырыла торган нефть, газ, химия комплексында эре проектлар буенча хезмәттәшлек итү буенча фикерләштеләр. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Татарстан Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һ.б. катнашты. Джанлука Алиотта «Аммоний-2» проекты белән кызыксынуын белдерде. Аның сүзләренчә, «Аммоний» комплексының беренче чиратын төзегәндә «Сайпем С.п.А.» фирмасы карбамид синтезы технологияләре лицензиары функциясен үтәгән. Корылма проекты ясалган, төзелгән һәм узган елның өченче кварталында Япониянең «Мицубиси Хэви Индастриз, Лтд.» компаниясе идарәсендәге консорциум тарафыннан файдалануга тапшырылган. Очрашу барышында италиялеләр шулай ук «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ ихтыяҗлары өчен пиролиз җайланмасын, полиэтилен һәм полипропилен җитештерү җайланмаларын төзү буенча тәкъдимнәр белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев