Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты иң шәрехләнүче губернатор-блогерлар рейтингына кергән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел гыйнвар аенда иң шәрехләнүче губернатор-блогерлар рейтингында дүртенче урынны алды. «Медиалогия» компаниясе төзегән рейтингка шәхси блогларын алып барган Россия төбәкләре башлыклары кергән. Гыйнвар нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре башлыклары арасында иң шәрехләнүче блогерлар булып Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов танылган. Гыйнвар аенда гаммәви матбугат чаралары Рөстәм Миңнеханов блогында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне котлаган язмаларын һәм Instagramына куйган видеороликны шәрехләгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев