Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты һәм Суданның РФдагы Илчесе хезмәттәшлек турында сөйләште

Африка үзенең табигый байлыклары һәм эшче көчләр потенциалы белән уникаль санала, бу сәнәгый үсеш кичергән илләр тарафыннан зур кызыксыну уята. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Судан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер белән очрашуда әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил  Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. Судан Республикасы Илчесе Татарстанга кичә килгән иде. Эш программасы кысаларында ул Чаллы шәһәрендә булды, анда «КАМАЗ» ГАҖ һәм  «Трубострой» ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты, предприятиеләрнең җитештерү куәтләре белән танышты. Бүген Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер   «КАПО Авиа» ҖЧҖнең һәм «Казан вертолетлар заводы» ГАҖнең җитештерү линияләрен караячак. Моннан тыш, Судан Илчесе Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе җитәкчелеге белән очрашачак. Татарстан Президенты сүзләренчә, Россия белән Африка дәүләтләре арасындагы мөнәсәбәтләр конструктив рәвештә үсә. «Россия-Судан мөнәсәбәтләренең шулай ук ныклы нигезе бар. Дистә еллар дәвамында безнең дуслык һәм хезмәттәшлек ныгый гына бара: меңләгән суданлылар безнең илдә белем алды, йөзләгән Россия эшчеләре Суданда икътисадның, фәннең һәм мәгарифнең төрле тармакларында эшләде», - диде ул. Аерым алганда, суданга КАМАЗ автомобильләре һәм КВЗ вертолетлары җибәрелә. Шуңа да карамастан, Татарстан лидеры фикеренчә, ике яклы товар әйләнешен арттырырга кирәк. 2015 елда ул 13,8 млн доллар тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Татарстан Ислам дөньясы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән хезмәттәшлекне ныгыта. Ел саен Казанда «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисади саммиты – «KAZANSUMMIT» уза, анда Судан вәкилләре дә катнаша. ТР Президенты республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы, аерым алганда, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше, югары технологияләр өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде. "Россия-Судан мөнәсәбәтләре кысаларында без хезмәттәшлегебезне киңәйтүдә сезнең ярдәмгә таянырга уйлыйбыз", дип мөрәҗәгать итте ул мәртәбәле  кунакка. Аның сүзләренчә, тиздән Судан башкаласы Хартум шәһәренә хезмәттәшлек перспективаларын өйрәнү өчен эш төркеме җибәреләчәк. Очрашу барышында Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер Рөстәм Миңнехановка Судан Хөкүмәте исеменнән сәлам тапшырды. Ул, Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстан Республикасы белән багланышларны ныгыту белән кызыксынуларын белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев