Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты һәм Милли шура рәисе Казахстанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды (фото/видео)

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Көнбатыш Казахстан акимы Алтай Кульгинов татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстаннан килгән кунакларны Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең шигырьләрен татар һәм казах телләрендә сөйләп каршы алдылар. Бүгенге көндә Уральск шәһәрендә бөек шагыйрьнең музее эшли, Габдулла Тукай исемендәге скверда шагыйрьгә һәйкәл куелган. Казахстанда яшәүче татарлар Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичәләр уздыра, төрле чаралар үткәрә.
  • Габдулла Тукай гомеренең 12 елын Уральск шәһәрендә үткәрә. Биредә ул шәхес һәм шагыйрь буларак ачыла. 2001 елның 30 октябрендә Казахстан Республикасының Уральск шәһәрендә Габдулла Тукайга бюст-һәйкәл куелды.(Сынның скульпторы – М.Гасыймов, архитекторы – с.Айдаров, А.Галиев, Р.Вафеев). Һәйкәлне рус, казах, татар әдипләренең XX гасыр ахыры – XXI гасыр башында әдәби процессларның актуаль мәсьәләләренә багышланган очрашуы кысаларында ачтылар.
https://www.youtube.com/watch?v=uEFFsropKKE
Татар-информ
Фото: tatar-congress.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев