Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты һәм Идел-Нократ банкы рәисе хезмәттәшлек турында фикерләште

Бүген Татарстан Президенты “Саклык банкы” ГАҖның Идел-Нократ банкы рәисе Петр Колтыпин белән очрашты. Татарстан Хөкүмәте йортында үткәрелгән очрашуда яклар алга таба күп кенә юнәлешләрдә хезмәттәшлеккә кагылышлы мәсьәләләрдә фикерләште, диелә республика Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә. Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә миинистры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Ттарстан икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе җитәкчесе урынбасары - бүлекчә идарәчесе - Татарстан буенча Милли банк башлыгы Мидхәд Шаһиәхмәтов, Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе урынбасары – “Татарстан банкы” бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиев катнашты. Петр Колтыпин “Саклык банкы” ГАҖның Идел-Нократ банкы рәисе итеп быел июньдә билгеләнгән иде. Бу Рөстәм Миңнеховның Колтыпин яна вазыйфага билгеләнгәч, анын белән беренче очрашуы булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев