Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Әлмәткә киләчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш буенча республиканың нефть башкаласына барырга планлаштырган. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында мәгълүмат бирелгән.

Көннең икенче яртысында анда Татарстан Президенты ике киңәшмә уздыра. Башта “Татнефть” ГАҖ Директорлар советы утырышы була, бераздан Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрә. Анда елның 9 аенда башкарылган эшләргә йомгак ясала һәм 2016 ел ахырына кадәр булган бурыч-максатлар турында сүз алып барыла.

Кичкә таба Татарстан Президентын Әлмәт дәүләт нефть институтында көтәләр. Әлеге югары уку йорты үзенең 60 еллыгын бәйрәм итә, һәм шул уңайдан тантаналы чара була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев