Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Дубайда "Бөтендөнья авылы" (Global Village) тематик ярминкәсе эшчәнлеге белән танышты

Республика башлыгы Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәр кыла, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Гарәп Әмирлекләрендә “Бөтендөнья авылы” ярминкәсе беренче тапкыр 1997 елда пәйда булган. Ул ачык һавада оештырылучы сезонлы ярминкәләрнең берсе, бигрәк тә ул туристлар арасында бик популяр. Ярминкә территориясе киртәләр белән әйләндереп алынган, аның яныннан ясалма елга ага һәм төрле илләрне тәкъдим итүче, шуларның милли стилендә эшләнгән күп кенә сәүдә павильоннары урнашкан. Аларның һәркайсында кунакларга төрле халыкларның милли аш-суыннан авыз итәргә тәкъдим итәләр, милли биюләрне күрсәтәләр, сувенирлар, халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен саталар. Рөстәм Миңнехановны Гарәп Әмирлекләренең күңел ачу инфраструктурасын оештыру, бөтен дөньядан туристларны җәлеп итү өлкәсендәге проектлар тормышка ашыру тәҗрибәсе кызыксындырды. Татарстан җитәкчесенә “Бөтендөнья авылы” буенча экскурсияне Дубайдагы ел саен үткәрелә торган AIM (Annual Investment Meeting) инвестицион форумы җитәкчелеге оештырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев