Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Бөтендөнья банкының Россиядәге директоры белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкының Россия Федерациясендәге директоры һәм даими вәкиле Андраш Хорваи белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җиткерә. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Бөтендөнья банкы экспертлары һәм белгечләре дә катнашкан. Яклар Бөтендөнья банкы белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләре, республикадагы инвестицион климат турында һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышты, Татарстанның Бөтендөнья банкы белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар инде, диелә хәбәрдә.

Татар-информ

Фото: prav.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев