Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Андрей Чечеватов белән округтагы иҗтимагый проектлар турында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Андрей Чечеватов белән очрашты. Казан Кремлендә Президент резиденциясендә үткәрелгән очрашуда Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуда округ төбәкләрендә иҗтимагый проектларны тормышка ашыру турында һәм башка темалар буенча сүз алып барылды.

Эш буенча Казанга килгән Андрей Чечеватов сәфәренең максаты - балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең кулланма иҗаты буенча үткәрелгән округ күргәзмәсе финалында җиңүчеләрне бүләкләү. “МастерОК” дип аталган әлеге күргәзмә Идел буе федераль округының “Балачакны кайтару”проекты кысаларында уздырыла һәм балалар йортларына ярдәм итүне, ятим балаларны социаль яраклаштыруны күздә тота.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев