Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Премьер-министры "Zhouda" корпорациясе җитәкчелеге белән очраша

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Zhouda” корпорациясе җитәкчелеге белән очраша.

“Zhouda” Кытайның эре 10 төзелеш-инвестицион корпорацияләренең берсе санала. Базар капитализациясе күләме – 15 млрд АКШ долларыннан артык. Эшчәнлегенң төп юнәлешләре – девелопмент, сәнәгый күләмдә төзелеш материаллары җитештерү, зур торак пунктлар инфраструктурасын үстерү һәм шуңа ярдәм итү, логистик комплекслар һәм кунакханә бизнесы. Моннан тыш, корпорация сәнәгать җитештерүен эшләтеп җибәрер алдыннан яңа төзелеш материаллары үзлекләрен тикшерү буенча институт оештырган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев