Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Премьер-министры ведомствода эшләүчеләрне Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

ТР Премьер-министры фикеренчә, салым хезмәте дәүләт финанс системасының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итүче төп буын.

"Сез алдынгы технологияләр кулланып, тырыш хезмәт күрсәткәнгә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджеты тулылануын, эшмәкәрлек активлыгын рухландырып, икътисадның тотрыклы үсешен, шулай ук республикада уңай инвестиция климатын булдыруны тәэмин итәсез, куйган бурычларны уңышлы хәл итәсез”, – дип билгеләп үтә ТР Хөкүмәте рәисе.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе коллективының җайга салынган эше, югары нәтиҗәләргә ирешү омтылышы дәүләтнең салым сәясәтен нәтиҗәле итеп гамәлгә ашырырга ярдәм итә, дип ассызыклый Илдар Халиков.

“Барыгызга да нәтиҗәле эшчәнлек алып баруны һәм куйган максатларга ирешүне телим. Бәхет, нык сәламәтлек, уңышлар, яхшы кәеф сезгә һәм сезнең якыннарыгызга!” –  дип тели республиканың Премьер-министры Татарстан салым органнары хезмәткәрләренә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев