Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында Аналитик кредит рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, анда шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән эш итү идарәсе башлыгы Ренат Гайнетдинов, «Татфондбанк» ГАҖ идарәсе рәисе Роберт Мусин һ.б.лар катнашты.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан И.Ш. Халикова с представителями рейтингового агентства АКРА. Фото: Михаил Фролов

«Аналитик кредит рейтинг агентлыгы оешканнан бирле бу безнең әле беренче генә очрашуыбыз. Бүген бу оешма алдына куелган бурычлар гадиләрдән түгел: дөньяның әйдәп барган рейтинг агентлыклары белән көндәшлек итәргә сәләтле сыйфатлы җитди структура булдырырга кирәк», - дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

Очрашуда яклар Татарстанның инвестицион һәм эшкуарлык мохиты һәм нефть суырту, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машиналар эшләп чыгару кебек икътисадның төп секторлары торышы, республиканың тулаем социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре турында фикерләште.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан И.Ш. Халикова с представителями рейтингового агентства АКРА. Фото: Михаил Фролов

АКРА – Россиянең моннан нәкъ 1 ел элек оешкан рейтинг агентлыгы Россия компанияләре (финанс институтлар, корпоратив сектор оешмалары, хакимиятнең төбәк һәм муниципаль органнары, структур финанслау продуктлары) өчен альтернатив рейтинглар чыганагы буларак гамәлдә. Агентлык акционерлары исәбендә 27 институт бар – алар Россиянең эре компанияләре һәм финанс оешмалары.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев