Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Иран дәүләтенең Хорасан-Разави провинциясе делегациясе белән очрашты

Бу очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Иран делегациясен Хорасан-Разави провинциясе губернаторының икътисад  мәсьәләләре буенча урынбасары Мораведж Альшариэм җитәкли, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан И.Ш.Халикова с делегацией провинции Хорасане Разави (Иран) во главе с заместителем губернатора провинции по вопросам экономики Мораведжем Альшариэм.фото Р.Кадыров.

Илдар Халиков кунакларны сәламләп, Россиянең бер төбәге булган Татарстан белән кызыксынуларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстан һәм Иран, Россия белән Иран мөнәсәбәтләре кысаларында, тыгыз элемтәләр урнаштыра, дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

2007 елдан Казанда Иран Генераль консуллыгы эшли, дип искәртте Хөкүмәт рәисе. Шулай ук ул соңгы ике елда күп кенә сәяси очрашулар узуын, алар булган элемтәләрне ныгытырга ярдәм иткәнен билгеләп үтте ул. Шул исәптән, фән һәм мәгариф өлкәсендә – Казанның югары ук йортларында Иран студентлары белем ала. Мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлек урнаштырылган, мәсәлән, 2016 елда Казанда Иран классик музыкасы концерты узды.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан И.Ш.Халикова с делегацией провинции Хорасане Разави (Иран) во главе с заместителем губернатора провинции по вопросам экономики Мораведжем Альшариэм.фото Р.Кадыров.

"Бездә сәясәт һәм мәдәният өлкәсендә элемтәләр урнаштырылган, әмма икътисадта хезмәттәшлек җитәрлек дәрәҗәдә түгел", – дип әйтте Илдар Халиков. Аның фикеренчә, төрле ил бизнесменнары Иран икътисадына инвестицияләр кертергә әзер.

Шул ук вакытта Татарстан Премьер-министры күп кенә чит ил компанияләре алга таба Россия базарына чыгар өчен үз җитештерүләрен республикада ача, диде. Илдар Халиков кыскача гына “Алабуга" махсус икътисади зонасы турында да сөйләде.

Иран белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә хезмәттәшлек җитәрлек түгел, диде Татарстан Премьер-министры. Иран сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе, җиңел сәнәгать товарлары белән дан казанганын билгеләп үтте.

Татарстан Премьер-министры Иран делегациясенең визиты элемтәләрне ныгытырга һәм алга таба хезмәттәшлек итүгә юнәлешләрне билгеләргә ярдәм итәчәгенә ышанычын белдерде.

Хорасан-Разави провинциясе губернаторы урынбасары Мораведж Альшариэм, үз чиратында, Татарстанга сәфәр кылу мөмкинлегенә рәхмәтен әйтте. Ул губернатор исеменнән Илдар Халиковны Татарстан делегациясе белән Хорасан-Разави провинциясенә чакырды.

Мораведж Альшариэм шулай ук үз провинциясе һәм аның икътисади мөмкинлекләре белән таныштырды. Аерым алганда, провинция территориясендә Төрекмәнстан һәм Әфганстан белән чиктә ике махсус икътисади зона урнашуын әйтте.

Провинция башкаласы – Мешхед шәһәре Тегераннан соң халык саны буенча, икенче шәһәр, монда ел саен Ираннан 27 миллион, шулай ук чит илләрдән 2 миллион турист шиитлар имамы мавзолеена килә. Мешхед 2017 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп игълан ителгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев