Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Премьер-министры халыкны кабул итте

1 декабрь көненең икенче яртысында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Беренче булып Татарстан Хөкүмәте рәисенә Татарстан инвалидларының мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау буенча «Рухи көч» иҗтимагый төбәк оешмасы вәкиле мөрәҗәгать итте. Ул оешманың әле күптән түгел генә, май аенда эшли башлавын җиткерде. Шуңа да карамастан шактый эшләр башкарылган. Инвалидлар өчен Болгар, Зөя утраучыгына экскурсияләр оештырылган, Лаешта музыкаль дини фестивальдә булганнар. Киләсе елга Биләргә һәм Алабугага барырга ниятлиләр. Тик биредә траснпорт проблемасы туа: коляскада утыручы инвалидларны машинага күчереп утыртканда махсус күтәрткеч кирәк, диде ул.

Илдар Халиков «Рухи көч» оешмасы вәкилләренә мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде һәм ел ахырына кадәр инвалидлар шундый махсус күтәрткечле булачак дип ышандырды.

Инвалид баланың әнисе баласын дәвалауда ярдәм сорады. Халиков ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга бу мәсьәләне контрольгә алып, авыру баланы Мәскәү белгечләренә күрсәтүдә ярдәм оештыру бурычын йөкләде.

Нурлат районыннан үз балалары янына тагын 11 бала сыендырган зур гаилә микроавтобус алуга өмет белән килгән. Балалар төрле мәктәпләрдә укыгач, күп урынлы транспорт алар өчен бик мөһим. Хөкүмәт башлыгы киң күңелле бу кешеләрнең игелекләренә соклануын белдерде һәм: «Кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз. Яңа ел каникулларында сез шушындый машинада кая булса да барачаксыз», диде.

Алардан соң видеоэлемтә буенча Премьер-министрга Чаллыда яшәүче ханым мөрәҗәгать итте. Ул өлкән улларының ишетмәвен, аппаратларның озакка җитмәвен һәм әтиләре генә эшләгәнгә гаилә бюджетының кысан булуын аңлатты. Халиков атна эчендә ярдәм оештырылачагын һәм малай кабаттан ишетә башлауда ярдәм булыр, дип җиткерде. Бу уңайдан автошәһәрнең социаль хезмәт идарәсенә ярдәм күрсәтү кирәклеге әйтелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев