Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мультипликаторларының татар һәм рус телләрендә эшләнгән фильмы интернетка чыкты

16 августта «Татармультфильм» анимация студиясе һөнәри бәйрәмен - Рәссам-мультипликаторлар көнен билгеләп үтте. Бу көнне татарстанлыларга өр-яңа “Койрыклар” (“Хвосты”) мультфильмын карау мөмкинлеге тудырылган иде. “Без шундый мультипликацияле продукт ясадык, ул балаларда яхшы хисләр тудыра, хайваннарны ярату һәм алар белән кызыксынуга этәрә, авыр хәлгә тарыган геройларга ярдәм итү теләген тудыра”, - дип сөйләде «Татармультфильм»ның баш режиссеры Сергей Киатров. «Татармультфильм» анимация студиясендә эшләнгән ике телле – рус һәм татар телләрендәге “Койрыклар” (“Хвосты”) мультфильмы нигезенә танылган татар әдәбияты классигы Абдулла Алишның әкият-бәяны салынган. Мультфильмда бик кызыклы итеп ни өчен төрле хайванда койрыкларның төрлечә булуы һәм аларның барлыкка килү тарихы сурәтләнә. «Татармультфильм»ның баш режиссеры Сергей Киатров бу көнне икеләтә бәйрәм хисләрен кичерде. Ник дигәндә, Рәссам-мультипликаторлар көне аның туган көне белән туры килә икән. Исегезгә төшерәбез, «Татармультфильм» - Россиядә татар, рус, инглиз телләрендә мультфильмнар эшләүче иң эре төбәк анимация студияләренең берсе. «Татармультфильм» берләшмәсенә 2009 елда нигез салына. Биредә 80ләп мультфильм эшләнгән. «Татармультфильм» ‒ Россия һәм Халыкара анимацион кино фестивальләре призеры һәм дипломанты. 2013 елда «Татармультфильм» берләшмәсенә Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе тапшырыла. 2014 елда берләшмә 10нчы Казан мөселман фестиваленең «Иң яхшы анимация фильмы» номинациясендә беренче призга лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев