Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мультфильмы Россиянең Рекордлар китабына кертелгән (ВИДЕО)

Татарстанда 30 мең баланың рәсемнәре файдаланылган мультфильм төшерелгән һәм ул Россиянең Рекордлар китабына кертелгән. Бу хакта “Татармультфильм” берләшмәсенең матбугат үзәге хәбәр итә. Берләшмәнең матбугат үзәге җитәкчесе Оксана Князькова әйтүенчә, "Татарстан гасыры" ("Век Татарстана") проекты Россиянең Рекордлар китабына “Иҗат итүдә балалар иң күп катнашкан мультфильм” формулировкасы белән кертелгән. Ул Россиядә башка мондый проектның булмавын ассызыклап үтте. “Татарстан гасыры” («Век Татарстана») - халык мультфильмы. Проект ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырылган. Мультфильмны иҗат итүдә 7-13 яшьлек 30 мең баланың 30 меңнән артык рәсеме һәм 500 шигыре файдаланылган. “Проект кысаларында без 43 муниципаль районг һәм ике шәһәр округында – Казан белән Чаллыда анимация буенча мастер-класслар, патриотизм дәресләре уздырдык, - ди Оксана. – Мультфильмны иҗат итүчеләр саны буенча ул иң массакүләм мультфильм исеменә дәгъва итә ала”. Проект республиканың ике дәүләт телендә эшләнгән.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев