Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөселманнары татар халкының дини мирасын кайтара

Рухани мирас һәм дин остазларыбыз җитмеш елдан артык тәнкыйть һәм көлү объекты булып торды. Фәкать 1990 елларда гына, дин иреге килгәч, Аллаһ йортлары ачыла башлады. Әмма шулай да заманында дан казанган татар дин әһелләренә, галимнәре хезмәтләре күләгәдә кала килде.
Татарстан мөфтие итеп 2013 елда Камил хәзрәт Сәмигуллин сайлангач кына татар дини мирасына, үз җирлегебездәге дин галимнәренә, остазларыбыз калдырган хәзинәгә игътибар арта төште. Аларның хезмәтләрен барлау, шәхесен өйрәнү башланды. Камил хәзрәт   Сәмигуллинга  Татарстан Диния нәзарәтен шактый катлаулы чорда җитәкли башларга туры килде. Республикабыз мөселманнарының лидеры булган беренче көннәрдән үк Диния нәзарәтенең уңышлы эшчәнлеген фәкать бердәмлектә һәм дус-татулыкта икәнен расларга омтылды ул. Ата-бабаларыбыздан  калган  китап бастыру традицияләрен дәвам итәргә вакыт килеп җиткәнлеген дә ул кыю рәвештә күтәреп чыкты. Алтын - җирдән, галим илдән чыга - Безнең бабаларыбыз бик тә зирәк итеп: “Алтын - җирдән,   галим  илдән чыга”, - дигән. Тарихтан күренгәнчә, бу сүзләр юктан гына әйтелмәгән. 922 елда безнең бабаларыбыз исламны рәсми рәвештә кабул иткән. Әмма татар тарихчылары һәм  галимнәре  әйтүенчә, ислам Болгар җирләренә Мөхәммәд Пәйгамбәр саллаллаһу галәйһи вә сәлләм заманнарында ук килә. Заманында Болгарның үзенең дини мәктәбе - беренче Болгар университеты – “Белем йорты” булган. Әлеге уку йорты 1080 елда  галим  Якуб ибне Ногман тарафыннан ачылган. Һәм әлеге белем йорты халыкара дәрәҗәгә ия була, анда укырга дөньяның төрле төбәкләреннән җыелганнар. Тарихи документларда Болгар -  дин   галимнәре, фәлсәфәчеләр, фән белгечләре шәһәре буларак тасвирланган, - ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Заманында Шиһабетдин Мәрҗани  динебездә өч әйбер: тел, гореф-гадәт һәм милли кием саклаган, дигән. Татар дин эшлеклеләребез адәм балаларын рухи, динле яктан тәрбияләүгә күп көч куйганнар. “Минемчә, бу инде үзе үк зур хезмәт. Гасырларга кала торган “әсәр”. Әйтик, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның  зур китаплары булмаса да, аның “әсәрләре” итеп без Тәлгать хәзрәт Таҗетдинны, Камил хәзрәт Бикчәнтәев һ.б. атый алабыз. Динегезнең нигезе юк диючеләргә безнең әзер җавабыбыз булырга тиеш, ә моның өчен без ишаннарыбызны, үз хәзрәтләребезнең мирасын кайтарырга, өйрәнергә тиеш. Без үз фикерләребезне бабаларыбыз хезмәтләренә таянып әйтә белергә тиеш. Курсави, Мәрҗани хәзрәтләребез дә фикер әйтүченең нигезе булмаса, андыйларны тыңламагыз, дигәннәр... Безнең динебездә ихлас  булырга тиеш», - ди Татарстан мөселманнар лидеры. Ислам диненең  асыл кыйммәтләрен башкаларга җиткерү, милләтнең рухи мирасын саклау, соңгы елларда пошаманга салган экстремизм вәсвәсәсенә бирешмәскә, иман ныклыгын югалтмаска ярдәм итә. Бу юнәлештә   Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан рус, татар һәм гарәп телләрендә 200-дән артык китап нәшер ителде,  200-ләп видеоролик  һәм документаль фильмнар эшләнелде. Татар халкының дини мирасын кайтару ниятеннән Диния нәзарәте тарафыннан татар телендә чыккан китаплар исемлеге: 1.Әхмәдһади Максуди "Гыйбадәте әль-исламия" 2.Таҗетдин Ялчыгол «Тәварихы Болгария» 3.Әхмәдһади Максуди «Мөгаллим сәни» 4.Ризаэтдин Фәхретдин “Мөхәммәд” 5.Таҗетдин Ялчыгол “Рисаләи Газиза”   6.Габдулла Тукай “Мин кулыма Китап алам...” 7.Мөхәммәд-Закир Камалов-Чистави "Мөршидләрнең фикерләүләре" 8.Ризаэтдин Фәхретдин "Котебе ситте" 9.Габдрахман Габәши "Таджвид Карабаш" 10.Сөнгатулла Бикбулатов "Хәзрәти Мөхәммәд"   11.Ризаэтдин Фәхретдин "Тәрбияле хатын" 12.Сөнгатулла Бикбулатов "4 тугры хәлифә" 13.Вәлиуллин Ренат Нәкыйфь улы "Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә кулланылган гуманитар фәннәр буенча дәреслекләр (XIX йөз азагы – XX йөз башы)" 14.З.Касыйми “Мохтасар гыйлем хәл” 15.Каюм Насыйри  "Китаб әт-тәрбия"   Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам—хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров  Совет чорында сөргенгә озатылган татар ишаннары мирасын  өйрәнүне дә  дәвам итәчәкбез, ди. Татар ишаннарының, имамнарының тормышларын һәм мирасын өйрәнү, алар турында китаплар әзерләү, документаль фильмнар төшерүгә күбрәк игътибар биреләчәген әйтә. «Дин галимнәребез турында бәян иткән сөйләшүләрне даими оештырырга кирәк. Татарлар арасында заманында абруй казанган дин эшлеклеләре байтак. Без аларның хезмәтләрен дөньяга чыгарыга, яшьләр игътибарына тәкъдим итәргә тиеш. Кызганыч, яшьләр үзебезнең дин галимнәрен белеп бетерми шул. Ә белемнәребез җитмәгәнгә күрә без еш кына хаталанабыз. Яшьләрнең чит агымнарга кереп китүләрендә дә бу сәбәп булып тора. Үз мирасыбызны, дини тарихны күтәрергә кирәк. Динне аңлар өчен безнең үз мирасыбыз да җитә, аны кулланырга гына кирәк», - ди Нияз хәзрәт Сабиров. Совет чорында сөргенгә озатылган имам, дин әһелләренең исемлеген булдыру да Диния нәзарәте әһелләренең бурычы булып тора. Алар турында көчебездән килгәнчә мәгълүмат тупларга исәп тоталар. Аны якын киләчәктә китап итеп бастырачакларын белдерде  Нияз хәзрәт. Иң мөһиме - тарихи хәтер һәм кыйбла.... ...Татар исламы турында күп сөйлибез, бу табигый. Шәкертләребез чит илләрдә белем алып кайту белән бергә милли мәсләгебезгә, пәйгамбәребез китергән шәригать юлына ятышмаган зарарлы агымнар йогынтысы да тоела башлады. Әнә шуларны булдырмау өчен үз остазларыбыз һәм галимнәребезнең дини фәлсәфи мирасын өйрәнү зарурияте туды. Риза Фәхретдин, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди һәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллиннарның хезмәтләре бүгенге милләттәшләребез өчен ныклы мәсләк таянычы була ала. Диния нәзарәтенең соңгы еллардагы эшчәнлеге нәкъ шул юнәлештә бара. Җәмәгатьчелек моны күптән көткән иде. Әгәр дә Ш.Мәрҗани хезмәтләрен (алар гарәп телендә язылган!) чит илләрдә дә кулланалар икән, без моның белән хаклы рәвештә горурланырга тиеш. Мәчет-мәдрәсәләрдә дә дин галимнәребезне барлауга йөз белән борылдылар, монысы да гаять сөендерә. Нәзарәтебез тоткан юнәлеш һичшиксез хуплауга лаек. Казанда яңадан Коръән китабы бастырылды, Изге китапны татарчага тәрҗемә кылалар, мөфтиебез әйтмешли, Казан бу гамәлне башкармаса, башкалар бу эшкә алынмас. Киләчәккә юл үткәннәр аша салына, диләр. Хак әйтелгән. Әлеге сүзләр тарихи хәтер һәм кыйбла төшенчәләренә карата аеруча актуаль яңгырый. Быел сентябрь аенда  Татарстан   Диния   нәзарәте  барлыкка килүгә 25 ел тулачак. Бәрәкәтле юбилей елында дин эшлеклеләребездән тагы да игелекле гамәлләр көтеп калабыз.
Мөршидә Кыямова, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев