Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Согуд Гарәбстанына Хаҗ сәфәре турында фильм төшерергә тәкъдим иттеләр

“Россия для всех” интернет-порталының баш редакторы Радик Әмиров Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Согуд Гарәбстанына Хаҗ сәфәре турында фильм төшерергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере барышында әйтте.

Мультимедияле видеокүпердә Казаннан Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте “Хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов катнашты. Казаннан элемтә “Татар-информ” агентлыгы студиясеннән оештырылды.

“Без Хаҗ турында мондый фильм төшерү турында уйларбыз. Бәлки, киләсе елга булыр. Бу яхшы идея. Быел сыйфатлы фотоальбомдан башлаячакбыз”, - дип белдерде Рөстәм Батров Мәскәүдән килгән тәкъдимгә җавап итеп.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев