Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан, "Яшь вәгазьче" бәйгесен оештыра

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында “Яшь вәгазьче” конкурсын уздыра. Бәйгедә 2 тур каралган: 1 төбәк туры һәм 2 республика туры. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтында хәбәр ителә. Нәзарәттән алынган мәгълүмат буенча, конкурс, мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан, оештырыла. Ачык бәйгедә катнашу өчен гаризаларны vagaz2015@gmail.com электрон почтасына 15 мартка кадәр салырга кирәк. Җиңүчеләр 2017 елның 25 мартына кадәр билгеләнәчәк. Төбәк туры үткәрелгәннән соң эксперт жюри тарафыннан иң яхшы дип табылган 2 эш (1-3 төркем) бәйгенең республика турына юллана. Аны vagaz2015@gmail.com электрон адресына салырга кирәк булачак. Биредә катнашучының тулы исеме, төркем номеры, районы һәм югары уку йортының исеме күрсәтелергә тиеш. Дедлайн – 2017 елның 25 марты. Конкурс темалары: 1: Исламда мәзәкләр 2: “Теләмә, ә эшлә” 3: Психология һәм ислам 4: Гонаһның чиге кайда? 5: Ислам динендә канәгать булу 6: Ислам – уйлаучылар дине Вәгазьләр ике телдә - татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Өстәмә сораулар өчен телефон: + 7 927 45 33 000 (Тимур), + 7 9520 478 001 (Руфат хәзрәт)

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев