Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Саматов укулары" төбәк фәнни-гамәли конференциясен уздырачак

3 ноябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә җиденче тапкыр "Саматов укулары" төбәк фәнни-гамәли конференциясен уздыра. Конференция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында үткәрелә, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

“Саматов укулары” Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырыла. Чара кысаларында күркәм дини – милли эшчәнлек алып баруы белән аерылып торган шәхесләргә Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырыла. Узган елларда остаз бүләге Вәгыйзь хәзрәт Яруллинга, Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Рәфыйк Мөхәммәтшинга, Габделхак хәзрәтнең улы Таһир хәзрәткә, Әлбир хәзрәт Кргановка  бирелде. Узган ел Ильяс хәзрәт Җиһаншинга тапшырылды. Быелгы бүләк иясе, 3 ноябрьдә билгеле булачак.

Әлеге чараны каршылап, ТР МДН, “Хозур” нәшрият йорты мәртәбәле хәзрәткә багышланган җыентык чыгарды. Әлеге җыентыкка узган ел үткәрелгән “Саматов укулары”нда ясалган рухи мирасыбыз турындагы чыгышлар, истәлекләр, фотолар тупланган.

“VI Саматов укулары” җыентыгында Габделхак хәзрәт Саматовның тормыш юлына, аның дини эшчәнлеген яктырткан язмалар аерым урын алып тора. Хәзрәт турында: “Габделхак хәзрәт Саматов 1930 нчы елның 12 октябрендә тугызынчы бала булып дөньяга килә. Хәзрәтнең әти-әнисе бик дини булу сәбәпле, колхозга кермиләр. Шуңа күрә аларны төрле салымнар түләтеп интектерәләр. 1941 ел сугыш башлану белән, әтисен төрмәгә, ике абыйсын фронтка, берсен хезмәт армиясенә алалар. Әтисе инде төрмәдән кире кайтмый. Йортта 11 яшьлек малай хуҗа булып кала. Гаиләдә 60 яшьлек анасы, имчәк бала белән җингисе һәм 15 яшьлек авыру апасы калалар. Габделхак хәзрәт яшьтән бирле дингә тугры калды, пионер-комсомол булмады, колхозга да кермәде, мәчеткә йөрүен дәвам итте. 1951 елда ул армиягә алына. 1954 елда демобилизациядән соң, Казанда шофер булып эшли башлый. Ул вакытта яшерен рәвештә Габделхак Садыйковтан динне өйрәнде, башкаларга да белгәнен өйрәтә килде. Күп тапкырлар үтенечләр биреп, ул 1966-1968 елларда Бохарадагы бердәнбер эшләүче «Мир-Гарәп» мәдрәсәсендә укый. 1972 елда аны Пермь өлкәсендәге Каян авылы мәчетенә имам-хатыйб итеп билгелиләр. Әмма өч ай буе пропискага кертмәү сәбәпле, ул кире Казанга кайтырга мәҗбүр була. Җитмешенче елларда Казаныбызда дини тормышны җанландырып җибәрүдә, сүнә килүче Мәрҗани мәчетенә яңа сулыш бирүче дә Габделхак хәзрәт булды”, диелгән китапта.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: