Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Без – татарлар" дип исемләнгән курслар башлый

2 февральдән башлап Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикабызның ун мәчетендә “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар башлый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Курслар татар телен өйрәнү максатыннан оештырыла. Дәресләр Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә оештырыла. Курслар атнасына өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке җидедән тугызга кадәр ике дәрес итеп укытылачак: татар теле, татар тарихы һәм ислам дине нигезләре. Дәресләрне татар филологиясе буенча дипломга ия булган белгечләр алып бара, ислам дине нигезләрен мәчет хезмәткәрләре үткәрә. Курсларда белем алу өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып язылырга мөмкин. Кабан арты мәчете, Һади Такташ ур., 26. 8(843)537-12-83, Айгөл Махиянова 89179126524 Әниләр мәчете, Газовая ур., 18. 8(843)277-93-78, Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов 89274221751 Ярдәм мәчете, Серов ур., 4А. 8(843)223-03-59, Римма Гатина 89178646480 Гаилә мәчете, Җәүдәт Фәйзи ур., 2. 8(843)223-06-62, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин 89172619319 Тынычлык мәчете, Мелитопольская ур., 15 8(843)266-34-04, Аббяс хәзрәт Шляпошников 89253787416 Мөхтәсибәтләр: Чаллы, Энтузиастлар бульвары, 12 (2/14). Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев +7(8552)38-67-02 Түбән Кама, Химиклар пр., 59 Салих хәзрәт Ибраһимов 89179077779 Алабуга, Тынычлык пр.,2 Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов 89872383157 Яшел Үзән, Ленин ур., 22 АГабделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин 89600404741 Әлмәт, Мәрҗани ур., 82А Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов 89276707970
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев