Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге оста куллы татар хатын-кызларын хезмәттәшлеккә чакыра

Кичә Татарстан Диния Нәзарәтенең яна бинасында Татарстан абыстайларынын күмәк җыелышы узды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә берлек рәисе урынбасары Гөлназ Мөхәммәд хәбәр итте.

Абыстайларның күмәк җыелышы елга берничә тапкыр була. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләү сүзләрен аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җиткерде.

Җыелыш Коръән укып башланып китте. Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина мөселман дөньясындагы яңалыклар белән таныштырды.

“Без башка конфессия әһелләренең эш үрнәкләре белән дә танышып барабыз. Башкаларның яхшы үрнәгеннән файдалану күркәм эш, - ди Гөлназ ханым. – Иң мөһиме - халыкка гына файдага булсын”.

Әдәп-әхлак мәсьәләләре буенча журналист Вәсилә Рәхимова чыгыш ясады. Берлекнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Сәйдә абыстай Аппакова татар гаиләсенә кагылышлы мәсьләләрне күтәреп чыкты. Казанның Гадел мәчетендә һәм Кукмара районы Өркеш авылында мәчет салдырып укулар алып барган Фәния Җәләлиева үзенең уку-укыту методикасы белән таныштырды.

“Безнен тагын бер проектыбыз старт алып маташа. Бу – әбиләребез-әниләребезнең кич утырып кул эшләре эшләү традициясен торгызу, яңача алымнар кулланып гамәлгә ашыру. Кияүгә чыгарга әзерләнгән кызларыбызга бирнә сандыгын тупларга өйрәтәчәкбез. Өйдә утырган, эшсез калган, инвалидлыгы булган яисә пенсия яшендәге әби-апаларны кул эше серләренә өйрәтү дә күздә тотыла. Әлегә оста куллы ханымнарыбызны барлыйбыз. Проектның беренче “җимешләре” дә күренә башлады. Остабикләребез җыелышка шаккатмалы матур кул эшләре алып килгән иде. Шулай итеп, Аллага тапшырып, Абыстайлар ярминкәсенә әзерлекне башлап җибәрдек”, - дип сөйләде әлеге проектның идея авторы һәм җитәкчесе Гөлназ Мөхәммәд.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев