Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөфтиенең "Mahallah 2.2" мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре белән очрашуы башланды

Кичә Казанда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе" вәкилләре белән очрашты. Камил хәзрәт чараны ачып җибәреп, яшьләрне сәламләде һәм сүзен хәнәфи мәзһәбе юнәлеше асылыннан башлады.

Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.

"Mahallah" – Татарстан Диния нәзарәте белән Россия ислам институтының уртак проекты. Татарстан һәм, гомумән, Россия төбәкләреннән киң карашлы мөселман яшьләрен җәлеп итүче әлеге мәктәп өченче тапкыр уздырыла.

Быел чарага Татарстан, Башкортстан, Сарытау, Мордовия, Екатеринбург, Ульяновск һәм башка төбәкләрдән 53 мөселман кешесе килгән. Алар арасында мөселман оешмалары вәкилләре, үз төбәкләрендә төрле проектларны гамәлгә ашыручылар, мөселман балалар бакчаларында эшләүчеләр, яшь имамнар бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев