Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөфтие XX Бөтендөнья рус халык җыенында катнаша

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә XX Бөтендөнья рус халык соборында катнаша, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Мәскәү һәм Бөтен Русия Патриархы Кирилл җитәкчелегендә узган җыен “Россия һәм Көнбатыш: цивилазиция таләпләренә җавап эзләгәндә халыклар диалогы” темасына багышлана.

Әлеге җыенга хакимият, иҗтимагый оешмалар, хокук саклау органнары вәкилләре, традицион диннәрнең лидерлары, фән, мәдәният эшлеклеләре, якын һәм ерак чит илләрдән рус җәмгыятьләре делегатлары чакырулы.

Төп игътибар ил һәм дөнья күләмендә традицион кыйммәтләре саклау һәм таныту мәсьәләләренә биреләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев