Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөфтие Сургутка эшлекле сәфәр кылды

23 ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация Сургутка эшлекле сәфәр кылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Татарстан дин әһелләрен Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов каршы алды. Таһир хәзрәт кунакларны – мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевны, мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинны, Ислам кабул итүгә 1000 ел мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинны һәм башка дин әһелләрен Сургуттагы җәмигъ мәчете белән таныштырды.

Мәҗлес мәчеттә узды. Биредә Камил хәзрәт җирлектәге дин әһелләрен сәламләп чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында Татарстан һәм Ханты-Манси Диния нәзарәтләре арасында күптәннән нәтиҗәле хезмәттәшлек, җылы мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп узды. Әлеге мәҗлестә ике дини оешма арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Килешүгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов кул куйды.

Шулай ук Сургут дәүләт университетында Татарстан мәфтие катнашында “Себер шартларында яшьләрне берләштерүдә ислам традицияләренең һәм кыйммәтләренең роле” дип аталган конференция дә уздырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев