Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөфтие онкология диспансерында гыйбадәт бүлмәсе ачты

Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Республика онкология диспансерында мөселманнар өчен гыйбадәт бүлмәсен ачты. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүлмәдә намаз уку һәм тәһарәт алу өчен шартлар тудырылган һәм Диния нәзарәте хәзрәтләре авырулар белән рухи әңгәмәләр үткәрәчәк. Гыйбадәт бүлмәсе берьюлы ун кешене сыйдыра ала. "Гыйбадәт бүлмәсе бер ай эчендә Диния Нәзарәте белгечләре һәм башка дин кардәшләребезнең тырышлыгы белән эшләнде. Хастаханәдә христиан динендәгеләр өчен дә махсус бүлмә эшли", диелгән әлеге хәбәрдә. Гыйбадәт бүлмәсен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе ачып җибәргән. Мөфти әйткәнчә, гыйбадәт бүлмәсен Рамазан аенда ачу – бик уңышлы, чөнки бу айда изгелекләр өчен Аллаһы Тәгалә савапны арттырып бирә. “Шушы бүлмәне булдыру – дин кардәшләребез өчен бик зур бүләк булды”, – дигән ул. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров та чыгыш ясаган. “Кеше авыру-сырхау хәлендә булганда Аллаһыны искә төшерә, Аның рәхмәтенә, ярдәменә өметләнә, дога белән мөрәҗәгать итә. Ләкин хастанәдән чыгып мәчеткә бара алмый. Шуңа күрә хастаханәләрдә гыйбадәт бүлмәләрен ачу бик мөһим. Әлхәмдүлилләһ, бүгенге көндә МКДЦ, РКБ, ДРКБ, 7 нче хастаханәдә гыйбадәт бүлмәләре эшли. Әлеге бүлмәләрдә Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре авыру кешеләр белән рухи әңгәмәләр үткәрәләр, Коръән укыйлар, намаз укырга өйрәтәләр”, – дип әйткән ул һәм бүлмәне булдыруда тырышкан кешеләргә рәхмәт сүзләре ирештергән. "Зәкят" Хәйрия фонды хезмәткәрләре Республика наркодиспансеры һәм Анжела Вавилова исемендәге балалар Хосписында да рухи әңгәмәләр үткәрә. Тантанада шулай ук Республиканың клиник онкодиспансер баш табибы Илгиз Һидиятов, аның урынбасарлары Илсур Шәймарданов, Гөлшат Дәүләтшина һәм Владимир Жаворонков катнашкан. Бүлмә ачылышы барышында Татарстан мөфтие һәм Республика онкология диспансеры баш табибы аерым очрашып, хезмәттәшлекнең юнәлешләрен киңәйтү турында сөйләшкән.
Татар-информ Фото: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев