Татар матбугаты
Татарстан мөфтие катнашында Чаллыда шәһәркүләм ифтар үтте
Кичә, 24 майда, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чаллыда мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган шәһәркүләм ифтарда катнашты. Чакырылган кунаклар арасында шулай ук җирле зыялылар, эшмәкәрләр, шәһәр имамнары бар иде, диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.
Чаллыга эш сәфәре барышында мөфти мәчетләр эшчәнлеге, мөселман өммәтенең яшәеше, ифтарлар уздыру мәсьәләләре белән кызыксынды.
- Чаллыда көн саен “Ихлас”, “Тәүбә”, “Утыз Имәни” мәчетләрендә ифтарлар үткәрелә, ә “Ак мәчет”тә, “Тәүбә”, “Сөембикә” мәчетләрендә һәр көн Коръән хәтем кылына.
- Кичә Чаллының башка мәчетләрендә дә ифтарлар үткәрелде. Чаллы шәһәре мәчетләре буенча узган ифтарларда барысы 1500 кеше катнашты.
Фото: dumrt.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев