Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарны 1438нче Һиҗри ел башлану белән котлады

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны Һиҗри ел исәбе буенча башланган 1438 елга керү белән котлады.

Елның беренче ае - Мөхәррәм. "Ул Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Коръәндә аерып күрсәткән дүрт айның берсе. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Аллаһы Тәгалә хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе хәрам айлар: ягъни Рәҗәб, Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз, бер-берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз! Белегез, Аллаһ тәкъвалар белән бергә». («Тәүбә» сүрәсе, 36 аять)

Шулай ук “Юныс” сүрәсендә әйтелгән: “Аллаһ кояшны яктылык чыганагы итеп кабызды, айны нурлы итеп яралтты, елларның санын вә хисабын белер өчен айга фасыллар тәгаенләде” (Юныс сүрәсе, 5 аять).

Һиҗри ел исәбе 622 елда сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнең Мәдинә шәһәренә күчеп китүеннән башлана. Һиҗрәт (күчү), мөселманнарга гына түгел, бөтен дөнья тарихына зур үзгәрешләр кертә. Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе үсеше башлана. Мәдинәдән ислам, иман һәм Коръән нуры миллион чакрымнарга: Атлантик океаннан алып Тын океанга кадәр тарала. Хәзер мөселманнар дөньяның барча җирләрендә яшиләр.

Милади кебек үк, 12 айдан торучы Һиҗри ел исәбе 639 елда, икенче хәлифә Гомәр ибн Әл-Хаттаб (р.г.) заманында, мөселман календаренең һиҗрәттән башлануы игълан ителгәч кертелә. Һиҗри календаре барлык мөселманнар өчен билгеле, ә кайбер илләрдә ул рәсми календарь булып тора. Башкалар өчен дини ярдәмлек ролен үти, дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр аның буенча билгеләнә.

Яңа ел килү белән узганы турында уйланырга кирәк. Ниләрне дөрес эшләдек? Нинди ялгышлар җибәрдек? Тормышыбызда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Гамәлләребезне барлап, алдагы елга планнар кора, рухи-әхлакый һәм матди үсешне берләштерә алабыз.

Раббыбыз гөнаһларыбызны кичереп, Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Һәрбарчабызга нык һәм сабыр булып, динебез кушканнарны үтәп яшәргә язсын!

Яңа елда республикабызда, Россиядә традицион ислам кыйммәтләрен үстерү дәвам итсен, Россия өммәте вәкилләре динара татулыкны ныгытуда яңа уңышларга ирешсен. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә илебезгә тынычлык, тотрыклылык бирсен!", - диелә котлауда.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев