Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөфтие Камил хәзрт Сәмигуллин республика халкын Һиҗри исәп буенча Яңа ел белән тәбрикли

Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. 10 нчы сентябрь кич һиҗри исәп буенча 1440 елның мөхәррәм ае башланды. Мөфти сүзләре буенча, Яңа елны башлап җибәрүче әлеге ай мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия. "Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиешбез. Әмма аның хикмәтләрен, хасиятләрен белмичә, аны тиешенчә кадерләп булмый. Нәрсә соң ул һиҗри хисап? Аның тарихы һәм мәгънәсе нинди? «Һиҗрәт» сүзе гарәп теленнән бер урыннан икенче урынга күчеп китү дигән мәгънәне аңлата. Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм унөч ел дәвамында Мәккә шәһәрендә халыкны дингә чакыра. Аны рәнҗетәләр, төрле авыр сүзләр әйтәләр, хәтта үтерергә телиләр. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән, милади буенча 622 елда аның сәхабәләре Рәсүл Әкрам һәм Әбү Бәкер Әс-Сиддыйк (разый Аллаһ гәнһү) Мәдинәгә күчә. Аларга ияреп, Нурлы Мәдинә җиренә башка сәхабәләр дә юл тота. Менә шул көннәрдән башлап, изге Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә башлый. Мәдинә-әл-Мөнәүвәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры, әдәп-әхлак бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗрәт мөселманнарга гына түгел, бәлки бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертә", диелгән мөфти котлавында. Һиҗрәт – Раббыбызның олы нигъмәте ул, җаһиллектән, бозыклыктан котылу. Шул вакыйгадан башлап, мөселманнар һиҗри ел хисабын куллана башлыйлар, ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. "Кәламе шәрифтә әйтелгән: “Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһының хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе сугышу хәрәм айлар булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять). Әһәмияте буенча Рамазаннан соң икенче урында торган Мөхәррәм аенда без татулыкка омтылырга, әхлагыңны дөресләргә тырышырга, игелекле гамәлләр кылырга, авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузарга тиешбез. Хак мөселман кешесе әлеге мөбарәк көннәрнең мөмкинлекләрен файдаланып калырга һәм мөмкин кадәр күбрәк саваплы гамәлләр кылырга, Аллаһы ризалыгын алырга омтылырга тиеш. Әлеге изге мөхәррәм ае тагын шуның белән дә аерылып тора ки, анда әлеге айның унынчы көненә туры килүче Гашүрә көне бар. Гашүрә көнендә Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламне фиргавен һәм аның гаскәреннән коткарган. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу көнне ураза тоткан һәм аны башкаларга да киңәш иткән", диелгән әлеге текстта. "Һиҗри буенча яңа 1440 ел алдыннан мин сездән узып баручы ел турында уйланырга һәм һәрвакытта да хакыйкый юлдан барырга, күңелләрдә Аллаһыга тугрылык, мәхәббәт һәм тәкъвалыгыбызны сакларга тиешбез. Яралтучыбыз республикабызга һәм барыбызга да яңа елда тынычлык, иминлек, бәрәкәт бирсен", - дип тели Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Татар-информ
Фото: архив/Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев