Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстанына сәфәр кыла

Сәфәр кысаларында кече хаҗ кылуы һәм рәсми-дини очрашуларда катнашуы көтелә. Җиддә шәһәрендә ул мөселман дөньясында билгеле дин әһеле, шәех Мөхәммәт бин Габдрахман әс-Саккафта кунакта булды. Мөхәммәт бин Габдрахман Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм нәселен дәвам итүче галимнәр гаиләсендә туып-үскән дин белгече. Ул Җиддә һәм башка шәһәрләрдә ислам мәҗлесләрен, очрашуларын, студентлар өчен Пәйгамбәребезне өйрәнүгә багышланган “Пәйгамбәребез мирасы”курсларын, телевизион тапшырулар, “Пәйгамбәребез мирасы” дип аталган телеканал оештырган билгеле дин әһеле. Шәех белән очрашуда “ТР МДН ХАҖ” рәсми операторы җитәкчесе Рәмис хәзрәт Вахитов һәм башка чит ил дин әһелләре дә катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев