Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Марокко һәм Индонезия галимнәре белән хезмәттәшлек турында фикерләште

27 сентябрь көнне ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Индонезиядән халыкара ислам Лигасында Консультатив совет әгъзасы Мухиддин Джунейди һәм Мароккодагы Әбделмалик Саади исемендәге университетның теология факультеты профессоры Абдулла Суфьян белән очрашты.

ТР МДН матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кунаклар мөфти белән үзара хезмәттәшлек булдыру, оешмалардагы эшчәнлек һәм гамәлгә кертелүче программалар турында фикер алышалар. Үз чиратында Камил хәзрәт Татарстан мөфтияте эшчәнлеге белән таныштыра. Очрашу ахырында яклар истәлекле бүләкләр белән алмашалар.

Исегезгә төшерәбез: 28 сентябрьдә галимнәр II халыкара ислам конференциясендә катнашачаклар. Шулай ук кунаклар ТР МДН «Хәләл» стандарт Комитеты вәкилләре белән дә очрашачак.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев