Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән котлады

Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Кадерле ветераннар! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Җиңү көне Россия дәүләте тарихында аерым урын алып тора һәм илебезнең һәр гаиләсендә олылап каршы алына. Шул исәптән мөселманнар арасында да. Советлар Союзы әлеге дәһшәтле сугышта 27 миллионнан артык сугышчысын югалта, аларның байтагы дин кардәшләребез булган. Бөек Ватан сугышы елларында барлык социалистик республикаларның уллары һәм кызлары, СССРда яшәүче барлык милләт һәм дин вәкилләре фронтта иңгә иң терәп көрәшкән. Татарлар Бөек Ватан сугышы елларында мөселман милләтләре арасында Советлар Союзы геройлары саны буенча беренчелекне тоталар. Үсеп килүче буынга халкыбызның күренекле дин эшлеклесе – мөфти Габдрахман хәзрәт Рәсүлевның гамәлен белү, истә тоту һәм хөрмәтләү тиешле – сугышның иң кызган авыр елларында фашистлар Германиясенә җиһад игълан итүче һәм илнең барлык мөселманнарын изге сугышта катнашырга чакыручы фәтва чыгара ул. Әлеге документ СССРның барлык мөселман халыклары телләренә тәрҗемә ителә һәм фашизмга көрәштә дин кардәшләребезнең берләшүендә мөһим роль уйный. Габдрахман хәзрәт тарафыннан кылынган Ватанга тугрылык, Туган илне ярату үрнәге бәяләп бетергесез: ул шулай ук танк колоннасы төзелешенә шәхсән үзеннән 50 мең сум күләмендә акча бүлеп чыгарып ярдәм күрсәтә. Без бабаларыбыз белән лаеклы рәвештә горурлана алабыз: алар кырыс совет чорында диннәрен, традицияләрен генә түгел, үз Ватаннарына ихласлыкларын да саклап калганнар. Һичшиксез, Бөек Ватан сугышы фронтларында Аллаһы Тәгалә безгә әманәт итеп тапшырган төшенчәләрне - гаиләләрен, халкын һәм Ватанын әсирлектән, коллыктан яклап көрәшкән солдатлар Аллаһы юлында көрәшүчеләр булып тора. Ә андыйларга Раббыбыз тарафыннан бөек әҗер бирелгән. Коръәни-Кәримдә болай диелгән: «Аллаһ юлында шәһид булган мөэминнәрне үлекләр дип һич тә хисап итмә! Бәлки алар терекләр һәм Раббылары хозурында ризыкланалар» (“Әлү Гыймран” сүрәсе, 169 нчы аять). Бабаларыбыз үз халкының гомерен саклап калу, аның бәйсезлеге һәм иреге өчен соңгы тамчы каннарын түгә-түгә, безгә кайгы-хәсрәтсез, имин һәм якты киләчәк бүләк итә. Менә шуның өчен Татарстанның барлык мәчетләрендә Бөек Ватан сугышында башларын батырларча салган сугышчыларга догалар укыла, ә мөнбәрләрдән хәтер, солдатларның батырлыгы һәм Ватанга булган мәхәббәте турында вәгазьләр җиткерелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Кешеләргә рәхмәтле булмаган Аллаһыга да рәхмәтле түгел” (Имам Әхмәд, Әбу Давуд, әт-Тирмизи). Мәңге кайтарып булмаслык югалтулары, күз яшьләре, әрнү-сагышлары өчен безнең ветераннар алдында бурычыбыз - түләп бетерә алмаслык! Хөрмәтле татарстанлылар! Мин Аллаһы Тәгаләдән үзен аямыйча көрәшкән ветераннарга сәламәтлек, рухи тынычлык сорап дога кылам. Шулай ук әлеге коточкыч сугышларның кабатланмавын телим. Аллаһы Тәгалә безне кайгы-хәсрәтләрдән саклап, Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Әмин.
Фото: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев