Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөфтие Франциядә узачак Европа Советы конференциясендә катнашачак

9-10 ноябрь көннәрендә Франциянең Страсбург шәһәрендә Европа Советының мәдәниятара диалогны дини үлчәүдә карауга багышланган сигезенче конференциясе уздырыла.

Әлеге конференция Европа Советы уздыра торган башка зур чаралар белән берлектә үтә. 7-9 ноябрь көннәрендә мәгариф проблемаларына багышланган Бөтендөнья демократия өчен форумы үткәрелә.

Төрле халыкара масштабта оештырылган чаралар террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуда дини фактор роленә җәмәгатьчелек игътибарын ныклап җәлеп итү максатыннан берләштерелгән.

Әлеге чараларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә.

Конференциядә мәдәни һәм дини күптөрлелек контекстында гражданлыкка кагылышлы белем, радикальләшүгә һәм экстремизмга каршы көрәштә хатын-кыз һәм гаиләнең роле темаларына сөйләшү каралган, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Конференциядә һәм форумда Европаның һәм Россиянең күренекле дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Европа Советы – кеше хокуклары, демократик үсеш, мәдәниятара мөнәсәбәтләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә ярдәм итүче халыкара оешма. Европаның 1949 елда нигез салынган иң өлкән халыкара оешмасы булып тора. Аның составына 47 дәүләт керә.

Әлеге оешма Европа берлегенә кермәгән мөстәкыйль оешма санала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев