Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөфтие Европа мөселманнар җәмгыяте рәисе Альфредо Майолесе белән очрашкан

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә Франциягә эшлекле сәфәр кылды. Ул 9-10 ноябрь көннәрендә Франциянең Страсбург шәһәрендә Европа Советының мәдәниятара диалогны дини үлчәүдә карауга багышланган сигезенче конференциясендә катнашты Бу хакта Татарстан сөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция кысаларында Камил хәзрәт Россиянең чит илдәге даими вәкилләре, шулай ук төрле илләрдән җыелган дин белгечләре, рәсми вәкилләр белән очрашып, фикер алышкан.

Аерым алганда, 9 ноябрьдә Камил хәзрәт Россия Федерациясенең Европа Советындагы даими вәкиле Иван Солтановский, даими вәкил урынбасары Вячеслав Егоров, Страсбургтагы Рус православ чиркәве вәкиллеге җитәкчесе Игумен Филипп (Рябих) һәм башкалар белән фикер алышкан.

Шулай ук конференция кысаларында Европа мөселманнар җәмгыяте рәисе Альфредо Майолесе белән аралашкан. Алар төрле илләрдәге дини вәзгыять, мөселманнар тормышы хакында сөйләшкән

Европа Советы – кеше хокуклары, демократик үсеш, мәдәниятара мөнәсәбәтләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә ярдәм итүче халыкара оешма. Европаның 1949 елда нигез салынган иң өлкән халыкара оешмасы булып тора. Аның составына 47 дәүләт керә.

Әлеге оешма Европа берлегенә кермәгән мөстәкыйль оешма санала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев