Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөфтие борынгы кабер ташларын сакларга өнди

ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә борынгы кабер ташларын һәм танылган татар дин әһелләренең каберләрен саклау буенча чираттагы киңәшмә үтте. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә әлеге мәсьәлә буенча инде өченче киңәшмә үтүе искәртелгән.

Киңәшмәдә Татарстан мөфтие Илдар хәзрәт Баязитов, “Хозур” нәшрияты директоры Ришат Хәмидуллин, ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең аксакаллар Советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фондның мөдире, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, тарих фәннәре докторы Наил Таһиров, Казанның Иске Татар зираты директоры Роберт Хаҗигалиев, ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә пропаганда бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм Татарстанда Коръәнне өйрәнү үзәге директоры Фәрит хәзрәт Сәлман катнашкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев