Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Министрлар Кабинетында мәктәпкәчә дәүләт учреждениеләренә уртача түләү бәясе расланды

Карар республика Премьер-министры тарафыннан имзаланган һәм ТР хокук документациясе рәсми сайтында басылган.

Хисап мәктәпкәчә дәүләт учреждениесенең ничә сәгать эшләвенә һәм күпме балалар йөрүенә нигезләнеп ясалган.

Тәүлегенә 10,5 сәгать эшләүче балалар бакчасына айлык түләү, 3 тән 7 яшькәчә балага 1 гыйнвардан (документ үз көченә кергәннән соң) төркемдә балалар саны өчтән артканда 755 сум булачак, әгәр дә өчтән ким булса 1512 сум түләнә торган була.

Мәктәпкәчә дәүләт учреждениесендә бала тәүлек буе булса, 2 айдан алып 1 яшькә кадәрге балалар өчен түләү аена 4 мең 747 сум булачак - бу балалар саны өчтән ким булган очракта. Әгәр дә төркемдә балалар өчтән күбрәк икән, бу вакытта ата-аналар 2 мең 374 сум түли торган була.  Тәүлек буе эшли торган балалар бакчасына 3 тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү төркемдә өчтән ким бала булганда 1 мең дә 843 сумга төшәчәк. Төркемдә өчтән артык бала булганда ата-аналар аена 921 сум түләп барачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев