Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Милли музеенда зур тантана көтелә

"Россиянең иң абруйлы музейлары рәтенә кергән Татарстан Милли музее һәрвакыт үз эшчәнлеген галимнәр белән берлектә алып барды.  Хәзер дә музей белән бергәләп археологик экспедицияләр оештырабыз", - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә тарих фәннәре кандидаты Фаяз Хуҗин. «Музей төзелгән чорда,  Лихачев заманнарыннан бирле, археологик материаллар коллекцияләр нигезен тәшкил итте. Николай  Калинин - Казан археология мәктәбенә нигез салучы. Ул да биредә эшләде. Археология галиме Альберт Хәсәнов эшләгән чорда да без музей белән тыгыз хезмәттәшлек иттек. Бүген Милли музейда эшләүче хезмәткәрләрнең бер өлеше археология институтында аспирантура үтә.Үзебез эзләп тапкан тарихи  материалларны да Милли музейга илтеп тапшырабыз. Гәрчә үзебездә саклау өчен шартлар булса да, аларны бу музейга урнаштыру уңайлырак та, дәрәҗәлерәк тә», - ди тарихчы. 5 апрель көнне Татарстан Милли музеенда тантана көтелә. Бу көнне аның туган көнен бәйрәм ителәчәк. Музейдан алган мәгълүматларга караганда, 5 апрельдә А. Лихачевка багышланган «Аның  коллекцияләреннән музей башланган» һәм башка тематик  экскурсияләр оештырыла. Музей кунаклары төрле  мастер-классларда шөгыльләнә, шулай ук  Мила Нуруллинаның рәсем сәнгате серләре белән таныша алачак. "История про Бегемотика, который жил в музее» дигән мультфильм төшерү процессында катнашу мөмкинлеге, музей персонажлары оештырган башка чаралар да балалар һәм аларның әти-әниләре күңеленә хуш киләчәк", - дип ышандыра музей хезмәткәрләре. Бәйрәм чаралары «Музей, туган көнең белән!», - дигән  концерт белән тәмамланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев