Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Милли музееннан Габдулла Тукайга багышланган күчмә экспозиция республика буенча сәяхәткә чыга

23 ноябрьдә Казанда Татарстан Милли музеенда “Ашкынам мин мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы” дип исемләнгән күргәзмә узачак. Ул быел татар шагыйренең тууына 130 ел тулуны бәйрәм итү чаралары кысаларында төзелгән иде, дип хәбәр итәләр Казанның Г.Тукай әдәби музеенда.

Әлеге музей проекты танылган язучыларны һәм шагыйрьләрне чакырып, Татарстанның белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә Габдулла Тукай иҗаты һәм мирасы белән таныштыручы күчмә күргәзмәләр оештыруны күздә тота. Беренче шундый күргәзмә Татарстан мәдәнияте көне кысаларында Мәскәүдә үткәрелгән иде.

Күргәзмәнең экспозициясе унике планшеттан гыйбарәт, аларда Татарстан Милли музее, Татарстан Милли архивы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондларында сакланучы уникаль документлар тәкъдим ителә. Алар барысы да Габдулла Тукай исеме белән бәйләнгән.

Бүгенге көндә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музееның бинасында ремонт эшләре бара.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев