Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Милли музеенда язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу узачак

21нче октябрьдә М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу үтә.

Очрашу әңгәмә кебек уза: анда һәр кызыксынган кеше язучының әсәрләре туу тарихы, тормышы һәм башка үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак. Чарада Фоат Галимуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та катнаша. Казан театр училищесы студентлары язучының әсәрләреннән өзекләр укыячак. Язучының 60 яшьлек юбилеена багышланган әлеге очрашу 14:00дә башлана, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев