Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Милли музеенда "Сүнмәс йолдыз" дип аталган күргәзмә ачыла

14 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда “Сүнмәс йолдыз” дип аталган күргәзмә ачыла. Күргәзмә драматург Кәрим Тинчуринның 130 еллыгы уңаеннан оештырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Гүзәлия Җәләлева хәбәр итте. "Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына китерүе дә кыен, – ди Гүзәлия Җәләлева. – Аның иҗаты татар театр эшчәнлегенең аякка басу чорына туры килә, ди сәнгать галимнәре. "Зәңгәр шәл”, "Ил", “Җилкәнсезләр” һәм башка әсәрләре халыкта зур кызыксыну уятты. Туган ягы Пензадан 13 яшеннән үк Казанга чыгып киткән үсмер егет иҗатка тартылган. 1910 елда Тинчурин “Сәйяр” труппасының актеры булып исәпләнә. Шул чорда cәхнә әсәрләре яза башлый. 1918 елда Татар дәүләт театрын җитәкли, соңыннан татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Драматургка 1926 елда Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелә. К.Тинчурин 1937 елның 17 сентябрендә кулга алына, 1938 елның 15 ноябрендә атып үтерелә. 1956 елда әдип тулысынча аклана, китаплары басыла, әсәрләре кат-кат сәхнәләрдә уйнала башлый. Күргәзмәдә беренче тапкыр К.Тинчурин театры һәм Татарстан Милли музее фондларында саклана торган үзенчәлекле тарихи материаллар да тәкъдим ителәчәк. Алар арасында “Американ”, “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”, “Җилкәнсезләр” спектакльләренең декорация фрагментлары, костюм, реквизитлары, драматургның шәхси әйберләре, фотографияләр урнаштырылган. Шулай ук башка сәнгать әһелләренең дә документларын күрергә мөмкин. Күргәзмәдә К. Тинчурин театрның бүгенге иҗат тормышы да ачык күрсәтелгән. Бу күргәзмә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры һәм Милли музейның беренче зур уртак проекты булып санала.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев