Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Милли музеенда Ренат Харис иҗатына багышланган Әдәби салон утырышы узачак

5 июльдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музееның Әдәби салоны чираттагы утырышын үткәрә. “Туган илнең төтене дә хуш һәм татлы…” дип исемләнгән чара халык шагыйре, Г.Тукай һәм Г.Державин исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Ренат Харис иҗатына багышланачак. Нәкъ менә Ренат Харис беренче булып Державинның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Шул исәптән, “Бог” дастанын да. Гавриил Державинның татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре җыентыгын исә Ренат Харис шагыйрьнең тууына 200 тулуга багышлаган. Әдәби салонда әлеге басма белән танышрыга мөмкин булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев