Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Милли музеенда Иран республикасы экспонатлары урын алды

Татарстан Милли музеенда Иран республикасы генераль консуллыгыннан тантаналы рәвештә экспонатлар кабул итеп алынды.  Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итә. Иран консулы вазифасын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч музейның декоратив-гамәли сәнгать коллекцияләре җыелмасына гарәп һәм фарсы телләрендәге Коръән китабын, Г.Тукайның фарсы телендә нәшер ителгән шигырьләр җыентыгын һәм Нәүрүз бәйрәменә нисбәтле предметлар комплексын бүләк итте. Консул, ике республика арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне дәвам иттереп, мәдәни багланышларны җәелдерергә, шул исәптән музейлар белән элемтәләрне ныгытырга өндәде. Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова Эгбали әфәндегә олы рәхмәтен җиткерде. Киләчәктә дә Иран консуллыгы белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкләрен белдерде. Кадерле экспонатлар «Татарстан халыклары гасырлар аша» күргәзмәсендә урын алачак. Экспозициянең нигезен Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йортында сакланган экспонатлар тәшкил итә. Алар арасында – милли торак күренешләре, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, милли киемнәр, тарихи һәм хәзерге фотосурәтләр бар. Күргәзмә республикада яшәүче халыкларның күптөрле һәм үзенчәлекле көнкүрешләре, гасырлар дәвамында формалашкан гореф-гадәтләре тыгыз үрелгән Татарстанның этномәдәни үзенчәлекләре белән таныштыра. Республикада «яңа» диаспоралар, әрмән, азәрбайҗан, таҗик, үзбәк, вьетнам, корея, һинд халкы, төрек һәм хәзер инде иранлылар турында да мәгълүматлар биреләчәк.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев