Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Милли музеенда "Бүләк итү көннәре" хәйрия акциясе узачак

"1-5 апрелдә үтәчәк акциядә һәркем катнаша ала", - диде Татарстан Милли музееның матбугат үзәге мөдире Руфия Мөхетдинова. Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Милли музей тарафыннан оештырылган хәйрия акциясендә ел саен 60-70 кеше катнаша. “Бүләк итү көннәре” чарасына килгән, гореф-гадәтләрне һәм мәдәни мирасны саклауга үз өлешен керткәннәр Милли музейның “Бүләк итүчеләр” китабына кертелә, шул рәвешле тарихта үз исемен калдыра ала. “2017  ел тарихи юбилейларга бай, - ди Руфия Мөхетдинова. -  Быел бөек рус революциясенә 100 ел. Бу вакыйга Россия язмышында гына түгел, ә бөтен җир шарына йогынты ясаган. Революциянең 100 еллыгы уңаеннан  Татарстан милли музее зур күргәзмә әзерләргә җыена. 1-5 апрель көннәрендә музейда революция вакыйгаларын, ТАССР тарихын  чагылдырган фотографияләр, документлар, плакатлар кабул итәбез. Беренче Бөтендөнья һәм Гражданнар сугышы чорына караган предметлар, Россиядә аклар хәрәкәтенә нисбәтле экспонатларны да тарихчылар кулына тапшырырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә революция нәтиҗәсендә  ТАССРның барлыкка килү тарихы да чагылыш табачак”. 2017 ел - Россиядә  экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде. Әлеге уңайдан музей хезмәткәрләре Казан бакча, парклары төшерелгән фотосурәтләр, экология хәрәкәте буенча материаллар да көтеп кала. Бүләк ителгән әйберләр арасында тарих өчен иң әһәмиятле дип саналганнары 5 апрель көнне “Яңа тупланмалар” күргәзмәсендә урын алачак һәм берничә номинацияләр буенча бүләкләнәчәк: “Иң борынгы” – иң борынгы чорга туры килгән предмет. “Эспонат – легенда” – иң кызык тарихлы әйбер. “Раритет” – иң уникаль материал. “Мемориаль экспонат” – Татарстан һәм Россиянең күренекле кешеләре тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле мемориаль экспонат. Акция Милли музейда һәм аның филиалларында да: Е.Боратынский музеенда, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, М.Җәлил музей-фатирында, композитор Н.Җиһанов музеенда, К.Насыйри музеенда, М. Горькийның әдәдби-мемориаль музеенда, В.И.Ленинның музей-йортында, Печище авылында Я.Купала музеенда, Красновидово авылындагы М.Горький музеенда уздырыла. Нәтиҗәләр һәм тәбрикләүләр Милли музей бинасында  5 апрель көнне 14.00 сәгатькә билгеләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев