Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Милли музеена керү бушлай булачак

18 май Халыкара музейлар көнендә, музейга керү бушлай булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте җитәкчесе Руфия Мөхетдинова. «18 май көнне музейда бөтен күргәзмәләр һәм экпозицияләр эшлиячәк, - ди Руфия Мөхетдинова. - Шулай ук, балалар уен мәйданчыгында чаралар, төрле экскурсияләр, мастер-класслар да оештырыла. Халыкара музейлар көне ел саен оештырыла торган бәйрәм. 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышларының берсендә 18 май –  Халыкара музейлар  көне дип игълан ителгән иде. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелгән». Татарстанда бүгенге көндә 152 музей бар. Шуларның 14е дәүләтнеке (45 бүлекчә), 49 музейханә (44 бүлекчәсе) муниципаль берәмлекләрнеке.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев