Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Милли музеена Бакый Урманченың бай китапханәсе тапшырылды

Татарның танылган сынчы-рәссамы Бакый Урманченың улы әтисеннән мирас буларак калган бай китапханәсен Татарстан Милли музеена тапшырды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә экспедициянең җитәкчесе, Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин хәбәр итте.
“Татарстан Милли китапханәсе, бигрәк тә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге өчен быелгы яз шактый уңышлы булды, - ди Айрат Заһидуллин. – Бик кызыклы һәм кыйммәтле табышлар белән тулыланды безнең бүлек. Мәшһүр рәссам, сынчы Бакый Урманченың улы Айдар Урманче әтисеннән мирас итеп калган, шактый бай китапханәсен безгә тапшырды. Безнең китапханәдә ул аерым - Бакый Урманче коллекциясе булып сакланачак. Әлегә тапшырылган коллекцияне эшкәртеп бетермәдек, шулай да монда якынча, 700дән артык берәмлек барлыгын әйтә алабыз. Эчтәлек ягыннан да коллекция киң тематиканы колачлый. Биредә ислам диненә, татар әдәбияты тарихына, сәнгатькә, халык авыз иҗатына караган хезмәтләр бар. Заманының данлыклы шәхесләре Бакый агага үз култамгалары белән бүләк иткән китаплар, дәреслекләрне дә күрдек. Монда гарәп, төрек, татар, фарсы, рус телләрендә дә китаплар бихисап. Иң борынгысы 18 нче гасырга караган тарихи басмалар да сакланып калган”.
Айрат Заһидуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә белдергәнчә, Айдар Урманче тапшырган китапханәдә Утыз Имәни, Габделҗаббар Кандалый әсәрләренең кулъязмалары, догалыклар, татар телендә Коръән тәфсире һ.б. тарихи кыйммәткә ия хезмәтләр урын ала.
Исегезгә төшереп узабыз, быел республикабыз татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг рәссам - РСФСРның һәм ТАССРның халык, Казах ССРның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Бакый Идрис улы Урманченың  120 еллыгын билгеләп үтелә. Бакый Урманче бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була. Татарстан сынлы сәнгатен үстерү белән бергә, Казахстан, Үзбәкстан сәнгатьләре үсешенә дә үзеннән зур өлеш кертә.
100дән артык скульптура әсәре, 300гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләрен үз эченә алган иҗаты киң катлау халыкка билгеле. Бакый Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп торыла. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана.
Белешмә: Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе Күл-Черкен авылында туа. 1907-1914 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында армиягә мобилизацияләнә: Казакъстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгатеннән беренче дәресләр ала. 1919-20нче елларда Казандагы художество училищесында укый. 1920 елда ВХУТЕМАСка укырга кереп, аны 1926нчы елда тәмамлый. 1926-1941 елларда Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортстанда эшли. Бу чорда Б.Урманче көнкүреш һәм портрет жанрында күбрәк эшли ("Сепарат янында", "Самавыр янында", "Җилкәнле көймәдә йөзү" һ.б. рәсемнәре). 1941-1958 елларда Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләрендә яшәп иҗат итә: рәсем сәнгате, графика, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә иҗат казанышларына ирешә. 1958 елда Казанга кайта. 1990 елда вафат.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев