Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Милли музее үзенең 122 еллыгын билгели

Бүген, 5 апрель көнне, Татарстан Милли музее үзенең 122 еллыгын билгеләп үтә. Бу көнне бирегә килүчеләрне бәйрәм программасы көтә, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугатхезмәте. Беренчедән, музей кунакларына А.Ф.Лихачевка багышланган “Аның коллекциясеннән музей башланган” дигән күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук килүчеләрне балчыктан савытлар, бизәнү әйберләре ясау, яраткан музей өчен котлау открыткасы әзерләү буенча остаз дәресләре көтә, шулай ук алар уктан атуда да көчләрен сынап карый ала. Бәйрәмне оештыручылардан тагын бер сюрприз – музей фотосалоны, анда XIX киемнәрен киеп фотога төшеп булачак. Балаларны музей персонажы Мистер Диез һәм башкалар катнашынңа мавыктыргыч сәяхәткә чакыралар. 13.00дә “Витязь” хәрби-тарихи клубы уеннар оештыра. 14.00дә исә “Бүләк итү көннәре” традицион хәйрия акциясенә нәтиҗәләр ясау һәм иң борынгы, иң сирәк һәм иң кызыклы әйбер алып килүчеләрне бүләкләү башлана. Көн дәвамында “Бүләкләр күргәзмәсе – 2017” эшләячәк. Ә кунакларны торт белән сыйлаячаклар. Бәйрәм хөрмәтенә 5 апрель көнне музейга керү бушлай булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев