Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан милли музее бу көннәрдә үз фондына яңа кыйммәтле ядкарь кабул итте

20 гасырга караган  алтын сәгать Бохараевлар нәселенең гаиләсенә карый һәм ул ир-атларга нәселдән нәселгә күчеп барган. Равил Рәис улы вафат булганнан соң, аның хатыны Лидия Григорьевна сәгатьне Казанга кайтарырга уйлый, язучының энесе Наил Бохараев гаилә истәлеген кабул итеп ала. Сәгать белән бергә әнисенең көндәлекләрен дә кайтара ул.

Равил Бохараев яраткан йөзек тә музейга күчәчәк. Лидия Григорьевна сүзләре буенча, язучы аны бер дә салмыйча кигән. Анда язылган аят “Без барыбыз да — Алла коллары” дигәнне аңлата.

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев