Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш һәм Арча районнарыннан истәлекле ядкәрләр җыеп кайткан (видео)

Быел җәй айларында Татарстан Милли китапханәсенең  кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш һәм Арча районнарында экспедициядә йөрделәр. Сәфәр барышында тарихи мирас барланып, истәлекле ядкәрләр җыеп кайталар.

Мамадыш районы авылларыннан 70кә якын документ  җыйналган булса, Арчадан 90нан артык язма мирас тупланган. Үзенчәлекле тарихи ядкәрләр арасында  Киров өлкәсендә 1960 елларда нәшер ителгән рус газетасы бите өстенә язылган “Аятел-көрси” килеп чыккан. Шулай ук 1920 елда дөнья күргән «Кызыл Армия» газетасының бер нөсхәсе һәм атаклы Арча читекләре фабрикасына нигез салучыларның күмәк  фотолары кебек кызыклы ядкәрләр һәм бәһасез язмалар табылган... ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин ошбу фәнни сәфәрләр хакында Intertat.ru хәбәрчесенә җентекләбрәк сөйләде. - Моннан 20 ел элек булган экспедиция һәм хәзерге гыйльми сәфәрләр бер-берсеннән, билгеле инде, аерылып торалар. Татарлар гомер иткән авылларга сәфәрләр озак еллар дәвамында оештырылып килә. Заманында аларны Казан дәүләт университетында Миркасыйм ага Госманов башлап җибәргән. Аннары Җәүдәт Миңнуллиннар дәвам иткән, 1992 елда безнең китапханә килеп кушылды. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да бүгенге көндә актив шөгыльләнә. Шуңа да карамастан, әле халыкта  гарәби язулы басма яки кулъязма китаплар, кызыклы язмалар, басма документлар шактый. Сирәк булса да, фотосурәтләр дә очрый. Әлбәттә, авыл җирендә соңгылары ˜– сирәк, ә Казанда бар әле алар. - Ни өчен Арча һәм Мамадыш районы авыллары  сайланды? - Мамадыш, Арчага без инде икенче тапкыр барабыз. Якынрак, зуррак авыллар бар дип билгеләдек. «2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» безгә мондый сәфәрләрне оештырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре шул программа нигезендә татарлар күбрәк яшәгән авылларга, төбәкләргә чыгып, сирәк кулъязма, басма ядкәрләрне эзләү һәм туплау эше белән шөгыльләнә. Аларны үзебезнең китапханәгә мөмкин кадәр күбрәк  алып кайту максаты куела. - Россиянең татарлар яшәгән башка төбәкләренә дә чыгасызмы? - Без шактый еллар буе Казан дәүләт университеты белән берлектә эшләдек. Оренбург өлкәсе, Башкортстан, Чуашстан, Мари-Эл, Киров өлкәсе, Ульяновск,  Самара, Пенза  өлкәләре, Түбән Новгород – татарлар төпләнеп яшәгән җирләргә барабыз. - Айрат әфәнде, гарәби язулар эзлибез, барлыйбыз, дисез. Бездә – татарларда, гадәттә, гарәп язуларын изге язуларга кертәләр. Кешеләргә алар бик кадерле буладыр инде? - Беләсезме, беркайда да ишеткәнем юк иде. Мамадышта гарәпчә язмаларны, Коръән язуларын, “Яхшы Китап язуы” дип әйтәләр икән. Аларның телендә шундый төшенчә бар! Мамадышка инде икенче ел чыктык. Заманалар үзгәрә, бар иде шундый чор: халык андый язма ядкәрләрне күрсәтергә дә курка иде. Тора-бара, милләттәшләр ачыла башлады. Яшергән урыннарыннан мирасны ала башладылар, күрсәтергә, таныштырырга да кыенсынмыйлар инде. Хәер, тарихи ядкәрләр елдан-ел кими дә бара бит әле. Монда төрле факторлар үз ролен уйный. Шул ук экспедицияләр нәтиҗәсе, борынгы китапларны укый торган буын китеп бара... 80-90 яшьлек әбиләр дә – совет чоры кешеләре бит. Укый белгән очракта да бүгенге хәлфәләрдән генә сабак алган, яки үзлегеннән өйрәнгән кешеләр. Укый алмаганнарын зиратларга күмдергән чаклар да очрый. Бүгенге көнгә кадәр дә саклаучылар бар, хәер саклау рәвеше дә төрлечә. Бик хасиятләп, өйдә киштәдә  саклаучылар да, чормага элүчеләр дә очрый. Без аларны җәй көне җыйсак, кыш буе үзебездә чистартабыз, гигиена-санитария чаралары уздырабыз, өйрәнәбез. Һәр экспедициягә чыккан саен бик борынгы, моңарчы беркем белмәгәнне, фәндә ачыш ясарлык экспонат табарга дип чыгып китәбез. Кулъязмалар кулга килеп кергәч, аның нинди тарихи кыйммәткә ия икәнен шундук белеп бетереп тә булмый. Әйткәнемчә, кайберсенең саклану сыйфаты да бик зәгыйфь. Тәфсилләп өйрәнү зарурлыгы туа. Кайчак кулъязмалар белән бергә фотодокументларга да юлыгасың. Мәсәлән, Арча районының Колачы  авылында 1932 елда төшерелгән фотосурәткә  тап булдык. Монда Колачы, Урта Сәрдә һәм Мүлмә (Казан ханлыгы чорында Мулла Иле дип аталган, хәзер Биектау районына керә)  авыл кешеләре җыелган. Шул кешеләр 1930 елларда Колачыда артель оештырган була. Бүгенге көндә Колачы зур авыл түгел. Анда йортлар да азайган, бер урамнары “Обувная” дип атала, бу безгә бик сәер тоелды. Татар авылындагы урамга нишләп мондый исем бирделәр икән, дип аптыраштык башта. Фотография табылгач, ул авылда 1930 елларда татар милли аяк киемнәре җитештерә торган артель оешкан булуы ачыкланды. Заманында Арчада андый фабрика эшләгән иде, хәтерлисездер. Эшчеләре фабрика каршына басып төшкәннәр. Бүгенге көндә фабрика авылда юк. Тора-бара Арчага күчкән ул. Бу фотодагыларның күбесе исән дә түгелдер инде. Фотосурәтне безгә тапшыручылар анда кемнәр икәнен әйтә алмадылар. Тарихи, гаять тә кызыклы чыганак булып тора бу сурәт. - Шушы рухи мирасны, галимнәр тарафыннан җентекләп өйрәнелгәннән соң,  нинди язмыш көтә? - Без, әлбәттә, үз өстебезгә нинди бурыч алганны яхшы аңлыйбыз. Кешеләр безгә  100-200 еллар буе сакланган китапларны, кулъязмаларны тапшыра. Безнең китапханәгә килгән һәрбер документны эшкәртеп, тасвирлап электрон каталогларга һәм традицион каталогларга урнаштырабыз. Китапханәбезгә килгән һәр укучы ул каталогларны куллана, файдалы мәгълүмат ала. Кульязмаларны җыеп кына калмыйбыз. Тарихчы-археографыбыз  Раиф Мәрданов – бүгенге көндә шулар нигезендә 16га якын  китап чыгарган кеше. Милли китапханәдә “Татар археографиясе” сериясе чыгып килә. Татар кульязмаларына багышлана ул. Кол Галинең “Кыссаи Йосыф”ы, Мөхәммәдьярнең «Нуры содур»ы шул тәртиптә нәшер ителде. Халык авыз иҗатыннан – солдат бәетләрен, Герман сугышы һәм  Япон сугышы бәетләре, сәфәрнамәләр, хаҗнамәләрне колачлаган китаплар халык хозурына чыгарыла килә. - Айрат әфәнде, гомер буе гаилә ядкәре итеп сакланган китапларны, язуларны галимнәребез кулына тапшырырга атлыгып тормаучылар да бардыр әле... - Әлбәттә, без беркемне дә мәҗбүриләп, кулларыннан тартып алмыйбыз. Һәр кешенең үз күңелендә булырга тиеш. Кайбер апа-агайлар, чынлап та, ялварып диярлек, «зинһар алып китә күрегез, без бакыйлыкка күчкәч, саклаучы да калмый бит», дип үтенәләр. Үзләре укый белмәсәләр дә, ипләп саклаучылар да бар, алар өчен ул – кадерле истәлек. Безгә шикләнеп караучылар да булды. Мамадышның 16 авылында – Иске Завод, Акчишмә, Хәсәнша, Алкин, Су-Елга, Норма, Урта Кирмән, Кыравыл, Түбән Козгынчы, Югары Козгынчы, Акман, Иске Комазан, Сарбаш, Уразбахты, Көек-Ерыкса, Яңа Комазанда булып, 70 берәмлеккә якын борынгы кулъязма һәм басма китап алып кайттык. Арчаның 10 авылы:  Түбән Аты, Колачы, Урта Сәрдә, Иске Кишет, Симетбаш, Ашытбаш, Пионер, Югары Пошалым, Урта Пошалым, Түбән Пошалым авылларында эшләгәндә 94 экспонат белән әйләнеп кайтырга насыйп булды. Кулъязмалар арасындагы милли рухлы, гыйлем алуга өндәгән шигырьләр, ислам дине кануннарына караган язмалар, хат язу үрнәкләре, халык авыз иҗаты әсәрләре (бәетләр, мөнәҗәтләр) – барысы да фәнни әһәмияткә ия. Тупланган ядкәрләрнең гомуми хронологиясенә килгәндә: ХVII гасырдан башлап – ХХ гасырның 60 нчы еллары колачлана. Шунысы аяныч: күп авыллар югалып, сүнеп бара. Безгә бигрәк тә авыл зыялылары ярдәм кулы суза: укытучылар, клуб мөдирләре, китапханәчеләр – аларга аерым рәхмәтләребезне җиткерәсем килә!  Мамадышта йөргәндә, Ранил хәзрәт Талипов та бик булышты. Һәр авылга диярлек ул безнең белән чыкты. - “Бер табышта, күпме югалтулар”, - ди шагыйрь... - Кулъязмаларга килгәндә, бүгенге көндә тулы, ягъни башы, ахыры сакланган материаллар бик сирәк очрый. Безгә, тасвирлау өчен, бу авырлык китерә, әлбәттә. Галимнәребез, эчтәлегенә карап, авторларын ачыкларга тырыша. Күбрәк без дини эчтәлекле мираска юлыгабыз: намаз уку тәртипләре,  пәйгамбәрләр тарихы, дини хикәяләр. Мәсәлән, Сәгъди Ширазиның фарсы телендәге «Гөлстан» әсәре XVIII гасырның  соңгы чирегендә күчереп язылган. Аны Уфа вилаятенең Күк Куян авылындагы Рәхимкул бине Әбүбәкер мәдрәсәсендә Габделнасыйр бине Габдеррафыйк дигән кеше күчергән була. Шулай ук шәкерт дәфтәрләре, куен дәфтәрләре дә очрый. 1960 елларда чыккан рус газетасына  шәмаил ясаганнар. Оста кеше ак кәгазъ таба алмаган булдымы икән? Газетага төсләр белән бизәкләп язып куйган. Рус газетасы Киров шәһәрендә чыккан. Хәзерге көнгә кадәр милләттәшләребез тарафыннан югалтмыйча сакланган бу бибәһа язма һәм басма мирас ядкәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында кадерләп сакланачак. Шулай ук аларның күбесе, археограф галимнәребез тарафыннан өйрәнелеп, фәнни әйләнешкә дә кертелер дигән ышаныч бар.
 Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: